Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә Айзилә Хәйруллина беренче тапкыр сайлауда катнашты
Балык Бистәсенең Полянка авылында 2445 нче сайлау участогына халык иртәдән килә башлады. Ил Президентын сайлау кебек җаваплы һәм мөһим чарага берәү дә битараф түгел, дип яза «Авыл офыклары».
Сайлаучылар арасында гомере буе производстаода эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары да, беренче тапкыр сайлауда катнашучылар да бар.
«Сайлауда беренче катнашуым. Дулкынландым әлбәттә. Чөнки бу минем өчен әһәмиятле чарадагы мөстәкыйль адымым. Россия Президентын сайлау – ул илнең һәр кешесе катнаша торган иң масштаблы вакыйгаларның берсе бит», - ди Арча педагогия көллиятендә белем алучы 18 яшьлек Айзилә Хәйруллина.
Яшь сайлаучы буларак аңа истәлек бүләге дә тапшырылган.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз