news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балык Бистәсендә кыр эшләренең барышы белән танышты

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балык Бистәсендә кыр эшләренең барышы белән танышты
"Авыл офыклары"

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Иң элек ул муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов белән кыр эшләренең барышы белән танышып чыкты.

Аннары алар «Кама-Агро» хуҗалыгының борчак кыры янәшәсендәге аланлыкта хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар белән кыр эшләренең барышы, көзге чәчү һәм терлек азыгы запасы туплау хакында сөйләште. Бу турыда «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Әңгәмә барышында министр әле күптән түгел генә робот ярдәмендә сыер саву буенча грантка ия булган фермер Александр Григорьевтан эшләре хакында кызыксынды, нинди ярдәм кирәклеге турында сорады һәм аңа күрше райондагы фермер янында булып тәҗрибә уртаклашырга киңәш итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot