Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе урамнарына сугыш елы җырларын яңгыратып «Фронт бригадасы» чыкты
Балык Бистәсе районында кичә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингтан соң урамнарга сугыш елы җырларын яңгыратып «Фронт бригадасы» чыкты. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Аларны каршылаган һәркем өчен, аеруча сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен дулкынландыргыч минутлар иде ул. Хәрби киемдәге егет-кызлар районның Анатыш, Полянка авылларыннан үтте. Үзәк мәчет янәшәсендәге скверда, «Поле Чулес» микрорайонында, Октябрьнең 60 еллыгы, Ленин, Совет, Яр буе урамнарындагы мәйданчыкларда һәм мәдәният йорты каршында чыгыш ясады.
«Сугышчыларны Җиңүгә рухландырган, тылда хезмәт итүчеләргә көч һәм ышаныч биргән җырларның әһәмияте бүген дә зур – ул үсеп килүче яшь буын күңелендә Ватанга мәхәббәт тәрбияли», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз