news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе Сватовога хәрбиләргә һәм Рубежноеда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәргән

Балык Бистәсе районыннан чираттагы ярдәм партиясе белән муниципалитет делегациясе Сватово шәһәре янындагы хәрбиләр янында булды. Бу юлы махсус операциядә катнашучыларга генератор, мич, рация, бензопычкы, җиңел машиналар өчен биш комплект тәгәрмәч, санитар-гигиена кирәк-яраклары һәм маскировкалау челтәрләре алып барды.

Моннан тыш, разведчиклар өчен биш кием комплекты, «Нива» автомашинасы, кер юу машиналары да бар. Шулай ук бәрәңге, кишер, кәбестә шулай ук фронт линиясенә китерелде. Балык Бистәсе районы хатын-кызлары өй токмачы һәм чәкчәк тә җибәрде.

«Татар-информ»га Балык Бистәсе районы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, барлыгы 1 млн сумлык ярдәм алып киткәннәр.

Очрашулар бик җанлы, җылы шартларда узды. Хәрбиләр әлеге йөкне җыюны оештыруда ярдәм иткән барлык райондашларына рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Рубежноеда яшәүчеләргә 5 тонна он китерелгән. Шәһәр халкы татарстанлыларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Луганск Халык Республикасының тагын бер шәһәре Рубежное турында кайгырту бу елның маенда Татарстанга йөкләнгән иде. Яңа шефлыкка алынган торак пункт Лисичанскидан кечерәк, ләкин яхшырак сакланган.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча узган елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Россия хакимияте аның максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100