Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районының Таулар авылы тарихы турында китап дөнья күрде
Балык Бистәсе районының Таулар авылы клубында авыл тарихына багышланган китапны тәкьдим иттеләр. Бу хакта «Авыл офыклары» газетасы яза.
Әлеге китапны чыгаруны авыл имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Хәбибрахманов оештырып җибәрә, авылдашларына истәлекләр белән уртаклашуларын сорап мөрәҗәгать итә. Китапны туплауны тарихчы Нурулла Гариф башкарган.
Чарага авылда яшәүчеләр белән бергә төрле төбәкләрдә яшәүче якташлар да күп җыелган. Алар арасында авылдан чыккан берничә буын вәкилләренең, Илһам хәзрәтнең беренче укытучысы Тәгъзимә Низамова һәм башка бик күпләрнең катнашуы очрашуны тагы да җанландырган.
«Әле бу китап белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Архивлардан 19 нчы гасыр уртасындагы чорда авылда яшәүчеләр, гаилә коручыларның исемлеген алып һәрберебез өчен буыннар чылбырын барлау эшен җиңеләйтергә телибез», – диде Илһам хәзрәт.
«Китап бай эчтәлекле булып чыкты, биредә төрле чордагы мәгьлүматлар урын алган», – диде аның сүзләрен хуплап тарихчы Нурулла Гариф.
Очрашуда катнашкан авыл җирлеге башлыгы Валерий Федоров та әлеге башлангычның әһәмиятен ассызыклады, алдагы хезмәтләрдә дә уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз