news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында хәрбиләр өчен токмач кисеп тапшырдылар

Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында хәрбиләр өчен токмач кисеп тапшырдылар

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шигарендә хәйрия гамәле башкарылды. Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләп, авылның уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырды. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Хәрбиләргә бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим. Бу аларга көч өсти. Авыл йомыркасына «бисмилла» әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Бу саваплы эшне, догалар укып, изге теләкләр тели-тели эшләделәр. Йомырка белән онны да сәдака итеп тапшырганнар иде.

«Күңел җылысын, кул җылысын да кушып, ихластан әзерләнгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч өстәсен иде», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot