Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе районында умартачы паспорты турында сөйләштеләр
Балык Бистәсе районы хакимияте залында умартачылары белән эре хуҗалыкларның баш агрономнары һәм фермерлар очрашты. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев әлеге җыелышны оештыручы буларак кыскача гына умартачыларга һәм кыр «докторлары»на ике якның да вәкаләтләрен аңлатты. Ә аларның барысы да бүгенгесе көнне Федераль законнарга нигезләнеп эшләнә.
Шуңа, район биләмәсендә үз эшчәнлеген алып баручы һәр умартачы паспортлар алырга бурычлы. Болар иң элек җирле фермерлар гаебендә бал кортлары күпләп үлгән очракта, килгән зыянны кайтару максатында кирәк булачак. Шул максаттан авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачылар эшчәнлеге өчен җаваплылыкны баш белгеч Зөфәр Әхтәмовка йөкләгәннәр. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Иң элек район дәүләт ветеринария службасы җитәкчесе Динар Сөләйманов районда умартачылык эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүген 83 умартачы гына паспорт алган. Бу эшне ни сәбәптәндер нык сузып йөрүчеләр дә күп әле. Югыйсә, бик кирәкле һәм бүгенге көн стандартларына туры килә торган җитди таләпләр. Шулай булгач аңа берәү дә битараф карарга тиеш түгел.
Җитәкче үз чыгышында бал кортларын чит өлкәләрдән кайтарган очракта документлары булмавы һәм бал кортларын республика лабораториясенә экспертизага җибәргәндә дә кирәк булуын аңлатты. Умартачылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз