news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районында Равил Фәйзуллинга багышланган салон-музей ачыла

Балык Бистәсе районында Равил Фәйзуллинга багышланган салон-музей ачыла
Салават Камалетдинов/архив

Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачыла. Мәктәп бинасына урнашкан музейның ачылу тантанасы 12 гыйнварга билгеләнгән.

«Әлеге музейда Балык Бистәсе районыннан чыгып, татар дөньясында киң танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗаты да яктыртыла», - дип музей концепциясе белән таныштырды Равил Фәйзуллин «Татар-информ» хәбәрчесен.

Музей ачылу тантанасына Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан да кунаклар көтелә.

  • Юлсубино авылы мәктәбе 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә.
  • Яңа ачыласы салон-музейда төрле әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелер дип көтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100