news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районында Чыршы ачылышы тантанасында хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Балык Бистәсе районы үзәгендәге мәйданда Яңа елның төп гүзәле – Чыршы ачылышы тантанасы узды. Кыш бабай оныклары катнашындагы флешмоб, җыр-биюләргә бай тамашалар, Кыш бабай белән Кар кызы бу көнне бәйрәм киченең күрке булды.

Бердәм тавыш белән Чыршы утын кабызганнан соң район башлыгы Радик Ислямов районда яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ил-көннәргә тынычлык, гаиләләргә иминлек, сәламәтлек теләде. Шулай ук ул төрле тармакларда район үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм тантанасында татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй дә чыгыш ясады. Яшьләр, балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты, район мәдәният йорты һәм балалар иҗат үзәге оештырган күмәк уеннарда, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәрдә актив катнашты.

Суыктан туңарлык та түгел иде, чөнки янәшәдә Балык Бистәсе агротехникумы, Балык Бистәсе 2нче мәктәбе, үзәктәге «Мишутка» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәркемне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100