Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районында Чүк бәйрәме булды
Балык Бистәсе районында Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларының бәйрәме - Чүк узды. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.
Элегрәк Чүкне, корылык вакытында, яңгыр сорап оештырганнар. Гадәттә, аны уздыруда авылның олы әбиләре башлап йөргән. Су буенда учаклар ягып, казан эленгән. Әлеге казаннарга янәшәдә ага торган чишмә суын салганнар. Башта әле әбиләр Ходайга теләк итеп, келәү уздырганнар, аннан соң, ботка ашап, явачак яңгырга шатлану башланган…
Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә дә ел саен ботка пешерү йоласы үтәлә иде, ә быел, яңгыр ботка пешкәнен көтмәгән, бәйрәм башлануга ук коеп яуган. Шуңа да, ботка пешерү мөмкинлеге дә булмаган.
Чүкне ел саен Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып бара. Ә бу елны, үзе генә булмаган. «Безгә, алмашка яшьләр кирәк, өйрәнә торсын, дип Евгений Максимовны алып килдем» дип аның белән таныштырып, Чүкне икәү алып барганнар.
Бәйрәм, елдагыча, авыл көен җырлап, түгәрәк уеннан башланып киткән. Күрше районнан да ансамбльләр килгән иде: Теләче районының Субаш, Колбагыш авылларыннан, Балык Бистәсенең Алан-Полян авылыннан. Шулай ук, кайткан җырчылар да булган: Зәринә Хәсәншина, Татьяна Ефремова, Казаклар Чаллысыннан Яков Андреев, Игнат Новиков һәм башкалар.
«Бәйрәм бик матур булырга тора иде. Халык та күп җыелган иде. Әмма яңгыр ява башлады. Күпләр яңгырга әзерләнеп килмәгән, юешләнеп, кайтырга ашыкты. Чүк урман буенда үтә. Юл юк. Шуңа күбесе машина белән төшеп булмас дип тә курыккандыр.
Төрле уеннар уйнатылды: ухалла арбасын тарттылар, кул көрәшендә көч сынаштылар, каймактан акча эзләделәр, чабата өстеннән сикерделәр, су ташыдылар, көрәш тә булды. Авылда озак еллар бергән яшәүче парларны да котлап, бүләкләр бирделәр», – дип язды шушы авыл кызы Милена Новикова.
Фото: © Милена Новикова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз