news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы тарих укытучысы: Мәктәптә шәхеснең музее ачылу - тирән мәгънәгә ия

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнле авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфар Габдрахманов мәктәпләрдә шәхесләргә багышланган музейлар ачылуның уңай ягын әйтте.

«Мәктәпләрдә музейлар күп булсын иде ул. Күптән түгел Балтач авылында (Юлсубино) Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музеен ачтык. Ул – зур шәхес. Музей мәктәп бинасында ачылды. Мәктәптә шәхескә багышланган музей ачылуның тирән мәгънәсе бар. Мәктәптә музей булу, мәктәпнең киләчәге бар дигән сүз. Мәктәптә ун бала булса да, дүрт бала булса да, Равил Фәйзуллин музее булганга, ул мәктәп яшәячәк», – дип аңлатты ул. 

  • «Безнең мирас» журналы татар шәхесләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырды. Анда тарихи хәтерне яңарту, шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү һәм башка темалар күтәрелде. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100