news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исеме бирелде

Тантанага Камал театрыннан бер төркем артист килеп, авыл халкы алдында чыгыш ясады.

Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Бүген Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исеме бирелде.

Мәдәният йортына гомере буе Камал театрында эшләгән артист исемен бирү авыл халкы инициативасы булган. Бу турыда Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова әйтте.

«Балык Бистәсе районы республикабызга, илебезгә бик күп күренекле шәхесләр биргән. Без, якташлары, аларның һәрберсе белән горурланабыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерүне әһәмиятле бурычыбыз дип саныйбыз. Олы Солтанда Равил Шәрәфиев исемен йөрткән урам бар. Хәзер инде мәдәният йорты Хәлим Җәләлов исемен йөртәчәк. Балык Бистәсе үзәгендә якташларыбыз исемнәрен йөрткән урамнар бихисап. Киләчәк буын да якташлары белән горурланырга тиеш», - диде Фирдания Әхмәтҗанова тантаналы чарада.

Фото: © Рифат Каюмов

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов исеменнән мәдәният йортына 100 мең сум акча бирде.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов театр артистының исемен мәңгеләштерүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фото: © Рифат Каюмов

«Хәлим абый хәтердә акыллы киңәшче, шаян дус булып калды. Ул яшьләр белән бик дус иде. Балык Бистәсе талантларга бай. Равил Шәрәфиев, Олег Фазылҗанов та шушы яктан. Бүген сөйләгән барлык сүзләр Хәлим абыйга дога булып барып ирешсен иде», - диде Илфир Якупов.

Тантанага Камал театрыннан бер төркем артистлар килеп, авыл халкы алдында чыгыш ясады. Алар арасында Равил Шәрәфиев, Әсхәт Хисмәтов, Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Фазылҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Айгөл Шәкүрова, Раил Шәмсуаров, Рәйхан Габдуллина, Алмаз Борһанов һәм башкалар бар иде.

Фото: © Рифат Каюмов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100