Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районы Күки авылында әфганчы истәлегенә мемориаль такта куелды
Балык Бистәсе районы Күки авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән мәдәният йорты бинасына шушы төбәкнең әфганчы батыр егете Фәрит Гарипов истәлегенә мемориаль такта куелды. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында Идрис Амитов яза.
Әлеге тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән район чик буенда хезмәт иткән егетләр һәм районның әфганчылар оешмалары вәкилләре дә катнашты. Шунысы әһәмиятле, тантанада чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләре белән әйткәндә, бу әле районда авыл мәдәният йортына урнаштырылган беренче истәлек тактасы буларак тарихка кереп калачак.
Анда шулай ук бик күп авыл кешеләре белән бергә читтән кайткан кунаклар да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз