news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында гаилә бәйрәме узачак

Бәйрәм Балык Бистәсе мөхтәсибәте һәм Тәберде-Чаллысы мәчете белән берлектә оештырыла.

22 июль Котлы Бөкәш Сабантуе мәйданында гаилә бәйрәме узачак.

Бәйрәмдә балалар өчен Коръән уку бәйгесе, татарча көрәш, гер күтәрү һәм башка кызыклы уеннар оештырыла.

Көрәштә призлы урыннар алучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Төп бүләк – велосипед.

Оештыручылар хәбәр итүенчә,гаилә бәйрәмендә әтиләр өчен аерым ярышлар оештыру күздә тотыла. Алар армрестлинг, армлифтинг ярышларында катнаша, 24 килограммлы герне вакытка күтәрә алачак.

Бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100