news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы тарихына багышланган истәлек ташы ачылды

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы тарихына багышланган истәлек ташы ачылды
"Авыл офыклары"

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылының өске урамының «Фәттах» буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.

Ташны Нурулла Гариф эшләгән, иганәчесе Котлы Бөкәш авылы егете Айрат Сибгатуллин, урнаштырып кую эшләрен Илшат Гайфуллин оештырган. Бу турыда «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф күп авылларга, шәхесләргә багышланган, архив документларына таянып күп китаплар чыгарган. Котлы Бөкәш авылы әби-бабаларның 16-17 гасырларда ничек яшәп, чукындыру вакытлары, ни өчен төпләнгән нигезләреннән икенче урынга (урманга) качып йөрергә мәҗбүр булулары, авыл халкының нәрсә белән шөгыльләнүе, «Чабаталы морзалар тарихы» белән таныштырды.

Истәлек ташы ачу чарасы Котлы Бөкәш авылының югары агач мәчетендә Коръән уку белән тәмамланды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100