Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе муниципаль районында ике модульле ФАП ачылды
Балык Бистәсе районының ике авыл җирлегендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары эшли башлады. Бу хакта «Бердәм Россия» сайтында хәбәр ителә.
ФАПларның берсе Олы Солтан авылында ачылды, анда 720 кеше яши. Пункт шулай ук Гобәйдулла һәм Яңа Солтан халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Олы Мәшләк авыл җирлегендә тагын бер медицина пункты эшли башлады – биредә Бикчурай, Олы Мәшләк һәм Югары Мәшләк авыллары кешеләре медицина ярдәме алачак.
Ике ФАПта да беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җайланмалар бар. Биналарда фельдшер кабинетлары, процедура һәм күзәтү бүлмәләре, санитария-көнкүреш зоналары каралган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Өлкәннәргә һәм аз хәрәкәтләнүчеләргә уңайлы булсын өчен медицина пунктларында пандуслар урнаштырылган.
Район башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге секретаре Радик Ислямов сәламәтлек саклауның беренчел звеносы үсеше турыдан-туры кешеләрнең тормыш сыйфаты белән бәйле, дип билгеләп үтте.
Фельдшер-акушерлык пунктлары «дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «РФ сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында «Бердәм Россия»Халык программасы буенча төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз