news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе мәдәният йортында Фольклор сәнгать фестивален үткәрделәр

Балык Бистәсе мәдәният йортында Фольклор сәнгать фестивален үткәрделәр
Фото: "Авыл офыклары" газетасы

Балык Бистәсе район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Хәтер бизәге» дип исемләнгән районкүләм татар фольклор сәнгате фестивале узды. Бу хакта «Авыл офыклары» газетасы яза.

Милли традицияләрне, йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатыннан оештырылган бу бәйрәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә узды. Әлеге күркәм чараны Гөлшат Кәримуллина һәм Эльмира Әхмәтова алып бардылар. Фестивальдә районның төрле авылларыннан килгән фольклор коллективлары, Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, 1 нче гимназия һәм 2 нче урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Фестивальне «Чын әйтәмен» керәшен халык җыры белән «Бистә егетләре» вокаль ансамбле һәм «Рапсодия» бию төркеме ачып җибәрде. Егетләр-кызлар үзләренең дәртле бию хәрәкәтләре, матур тавышлары белән халык мәхәббәтен яуладылар.

Ямаш авылыннан килгән «Чишмә» үрнәк балалар фольклор коллективы «Язны каршылау» күренешен сәхнәләштерде. Чыгышларын бик оста башкарып, яз фасылының иң матур, гүзәл чорын каршы алдылар алар. Венер Мөбәрәкшин җитәкчелегендә «Рәйхан» курайчылар үрнәк ансамбле татар халык көйләреннән тезмә башкарды. Олы Елга авылыннан «Асыльяр» үрнәк балалар фольклор коллективы тамашачы хозурына «Боз озату» йоласын күрсәтте. Элек боз киткән вакытта яшьләр болынга җыелып, җырлы-биюле уеннар уйнаганнар. Елга-инеше булган авылларда бу матур гадәт әле дәвам итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100