news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе «Бистә шәле» халык һөнәрчелеге фестиваленә әзерләнә

Балык Бистәсе «Бистә шәле» халык һөнәрчелеге фестиваленә әзерләнә
Фото: tatar-congress.org

15 августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» республика халык һөнәрчелеге фестивале узачак. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үтә.

Быелгы программа тагын да баерак булачак. Мәйданда традицион хатын-кыз һөнәре атмосферасын чагылдыручы стилизацияләнгән фотозоналар һәм музей экспозициясе эшләячәк.

Төп вакыйгалар:

– «Иң креатив шәл» конкурсы (гаризалар кабул итү ачык — гадәти булмаган техникалар һәм фестиваль символикасы элементлары хуплана);

– Республика җитәкчеләре, иҗади зыялылар һәм райондашлар катнашында «Мин дә шәл бәйләп үстем» остаханәсе;

– Шәл йомгагы әзерләү буенча «Үзем аялыйм, үзем эрлим» конкурсы;

– Шәл ясауның этаплап күрсәтелә торган «Шәл бәйлисем килә» остаханәсе. Анда тәҗрибәле остабикәләр һөнәрне буыннан-буынга тапшыруны күрсәтәчәкләр.

Фестиваль кысаларында шулай ук дүрт тематик мәйданчык эшләячәк:

«Капка төбендә» — уеннар һәм җырлар белән татар ишегалды;

«Эх, гармуннар уйный белсәм…» — милли музыка белән рус ишегалды;

«СПАС» — бал, чикләвек һәм алма Спасларына багышланган фотозоналы һәм остаханәләрле керәшен ишегалды;

«Җәйге Алан» — халык уеннары булган балалар өчен уен мәйданчыгы.

Төп сәхнәдә театраль пролог, иҗат коллективларының һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән кунаклар чыгышлары булачак. Фестивальнең хедлайнерлары Рөстәм Закиров, Асылъяр һәм Зөһрә Насипова булачак.

Бәйрәм кульминациясе майдан үзәгендә рекордлы зурлыктагы шәлне тантаналы чыгару булачак.

Катнашуга фольклор коллективларын, халык һөнәрчелеге осталарын, клуб берләшмәләре катнашучыларын, мәдәният учреждениеләре белгечләрен, өстәмә белем бирү үзәкләрен, студентларны һәм халык иҗаты традицияләрен саклаучы һәм үстерүче барлык теләүчеләрне чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot