news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә авыл имамнары киңәш-табыш итте

Район имам-мөхтәсибе традицион ислам юнәлешен актив төстә аңлату буенча эшләр алып барырга өнди.

(Балык Бистәсе, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Авыл офыклары”). Татарстанның Балык Бистәсе районы Үзәк мәчетендә авыллардагы имамнар катнашында җыелыш узды. Бу чарада район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты, диелә районның “Авыл офыклары” газетасында.

Биредә мәчетләрдә оештыру мәсьәләләре буенча аңлатма бирелде. Җыелышта республика мөселманнары Диния назарәтенең хаҗ мәсьәләләре буенча җаваплы Айдар Бикмөхәммәтов хаҗ кылуның әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, 2017 елны аны башкару программасы үзенчәлекләрен сөйләде. Мамадыш мәдрәсәсе директоры урынбасары Ранил Талипов мәдрәсәнең уку программасы турында сүз алып барды. Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.

Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов Диния назарәтенең булып узган пленумы карарлары буенча аңлатма биреп, авыл имамнарын традицион ислам юнәлешен актив төстә аңлату эшләре алып барырга өндәде.

Җыелыш ахырында һәр имамга республика Диния назарәте тарафыннан бастырылган Коръәннең яңа басмасын, Камил хәзрәт Вәлиуллинның “Ислам динендәге агымнар” ("Течения в исламе") дип аталган китабы бүләк ителде, диелә Балык Бистәсе хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100