news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсенең Трой-Урай авылында мәчет ачылды

Рус авылларындагы гыйбадәт йортлары белән янәшәдә генә мәчет ачу җәмгыятебездә гадәти күренешкә әйләнеп бара

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мәчетне ачу тантанасында Балык бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев тә катнашты, дип хәбәр ителә “Авыл офыклары” газетасында.
- Рус авылларында да гыйбадәт йорты белән янәшә мөселманнар өчен мәчет ачу хәзерге вакытта гадәти хәлгә әйләнеп бара, - диде район башлыгы үзенең чыгышында. - Ул төрле милләт халкының дус, тату, бердәм булуын дәлилли, авыл кешеләрен бары тик яхшылыкка, изге гамәлләргә генә өнди. Менә бу мәчет тә халыкның уртак тырышлыгы белән күтәрелде.
Мәчет төзелешенә хуҗалыкның элеккеге умартачысы Фәйзрахман Сөләйманов һәм авыл җирлеге башлыгы Фәрит Ситдыйков башлап йөргәннәр.
Бу тантанада авыл халкы һәм күрше-тирә хуҗалык, район үзәге предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да катнашты. Аларны барысы да бу дин йортының озак еллар дәвамында көйле генә эшләвен, халыкка игелекле хезмәт итүен теләделәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot