news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсенең “Русский мрамор” җәмгыяте быел 743 миллион сумлык продукция саткан

Күгәрчен авылы җирлегендә урнашкан әлеге коллективта соңгы вакытларда тәүлегенә 100 дән артык мөгезле терлекне суеп эшкәртәләр.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ). Балык Бистәсе районында эшләп килүче “Русский мрамор” җәмгыяте быел 743 миллион сумлык продукция саткан. Бу узган елгы күләмнән ике тапкырга артыграк. Бу хакта районның “Авыл офыклары” газетасы хәбәр итә.

Күгәрчен авылы җирлегендә урнашкан әлеге коллективта соңгы вакытларда тәүлегенә 100 дән артык мөгезле терлекне суеп эшкәртәләр. Ит продукциясе җитештерү, упаковкалау цехлары эшчәнлеге нык үсә төште. Биредә 20 төрдән артык ит продукциясе җитештерелеп Рәсәйнең дистәләгән регионнарына озатыла. “Мрамор ит” кә илебезнең олы шәһәрләрендә аеруча сорау зур икән. Производство эшли башлаган вакытларда остаз ролен үтәгән Белоруссия, Украина белгечләрен бүгенге көндә җирле кадрлар алыштырып бетерде диярлек. Коллективта хәзерге вакытта 80 гә якын балыкбистәле хезмәт куя.

Быел җәмгыятьтә ел азагына 1 миллиард сумлык ит продукциясе җитештерергә планлаштыралар. Киләсе елдан биредә 1000 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгын сафка бастырырга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot