news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсенең "Өмет" халык ансамбле ветераннары сайлаулардан кайткач концерт куя

Үзешчән артистларның сайлау стажы 30ар елдан артып китә.

(Балык Бистәсе, 18 март, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге район мәдәни үзәге каршында "Өмет" халык фольклор коллективы моннан ун ел элек оешкан иде. Анда бүгенге көндә 10 кеше йөри. Барысы да диярлек хезмәт ветераннары. Шунысы кыйммәтле, аларның барысы да район тарихында үзләренең дәрәҗәле хезмәтләре белән матур эз калдырган кешеләр. Һәркайсының хезмәт стажы 30-40ар ел тәшкил итә. Алар арасында элеккеге урманчы, сатучы, почта хезмәткәре, тәрбияче, ипи пешерүче, сәнгать кешесе дә бар. Әйтиек, Зәйтүнә апа Сафина берничә дистә еллар дәвамында токарь-слесарь булып эшләгән. Ул ”Коммунистик хезмәт ударнигы”. Мария Елисеева исә почта бүлегендә 40 елдан артык җаваплы эш башкарган.

Бүген алар барысы да гадәттәгечә мәдәният йортына иртәнге чәйгә җыелып, бер гөрләшеп алдылар. Аннан, бергәләп сайлау участокларына булачак Илбашына үз тавышларын бирү өчен таралаштылар. 25 ел урманчы булып эшләгән Семен Кузнецовның 46нчы тапкыр сайлауга баруы икән.

- Еллар иминлеге, өстәлләребезнең муллыгы, ил җитәкчесенең аек акылы өчен тавыш бирәм, - диде ул.

“Өмет”кә йөрүчеләрнең күбесенең сайлау стажы 30ар елдан артып киткән. Бүген алар сайлау бурычларын үтәгәч, бәйрәм концертында катнашачаклар әле. Янәдән район мәдәният йортына җыелып, район халкы күңеленә хуш килерлек үзләренең матур җырларын бүләк итәргә җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100