news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсенең Чыршылы елга авылында гашура бәйрәменә багышланган мәҗлес узды

Ахшам намазы укылгач авыз ачып, бәйрәм табын артында дәвам итте.

(Балык Бистәсе, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Фарваз Каюмова). Балык Бистәсе районының Чыршылы елга авылы мәчетендә гашура көненә багышланган мәҗлес булып узды, дип яза җирле басма.

Икенде намазыннан соң район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Әюб г.с.тормыш юлын сөйләде, Биектау авылы абыстае Әлфия ханым гашура көненең фазыйләтләрен аңлатты, Чыршылы елга авылы абыстае Фәүзия ханым мөнәҗәтләр башкарды.

Ахшам намазы укылгач авыз ачып,бәйрәм табын артында дәвам итте. Рамазан хәзрәт авыл халкының биргән сорауларына җавап бирде. Кичә Коръән аятләре укылып, дога белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot