news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсенең “Чишмә” балалар фольклор төркеме репертуарын баеткан

Бүген төркемдә 10-15 яшьлек 9 укучы бала шөгыльләнә.

(Балык Бистәсе, 3 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсе Ямаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Чишмә” балалар фольклор төркеме (җитәкчесе Исламия Сафина) эшчәнлеген 2014 нче елны башлап җибәрә. Бүген төркемдә 10-15 яшьлек 9 укучы бала шөгыльләнә, дип яза районның "Авыл офыклары" газетасы.

Аларның репертуарында татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган уен композицияләре һәм шулай ук фольклор әсәрләр дә урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot