news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә үзмәшгульлеген булдырган тимерчене республикада да беләләр

Айдар Әхтәмов эшләгән корылма Санкт-Петербургта күргәзмәдә тәкъдим ителгән.

Балык Бистәсендә үзмәшгульлеген булдырган тимерчене республикада да беләләр
rsloboda-rt.ru

(Балык Бистәсе, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Балык Бистәсе районында үзмәшгүльләр саны артканнан арта. Айдар Әхтәмов район үзмәшгульләренең дә иң танылганы. Аны  республикада да яхшы беләләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул ясаган капкалар, коймалар бик күпләрнең йортларын бизи. Ул ясаган теплицаларда яшелчәләр өлгерә. Моннан тыш төрледән-төрле бакча урындыклары, мангаллар, чардуганнар, беседкалар, баскычлар ясый.

Әле күптән түгел аңа Казан шәһәрендәге бер фирма Санкт-Петербургтагы “Экспофорум” күргәзмәсендә үз продукцияләрен күрсәтү өчен тимер конструкциягә заказ биргән. 

Сентябрь аенда районда булган республика баланс комиссиясе вакытында аның эшчәнлеген Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, район башлыгы Илдар Таҗетдинов та югары бәяләде .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100