Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсендә журналист Вазыйх Фатыйховның яңа китабы тәкъдим ителәчәк
Әдәби кичәне шагыйрь үзе һәм юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин алып барачак.
(Балык Бистәсе, 25 февраль, «Татар-информ», Алинә Бикмуллина). 7 март көнне Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылының мәдәният йортында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, шагыйрь Вәзыйх Фатыйховның узган ел ахырында дөнья күргән «Соңарган китабым» хезмәтен тәкъдим итәчәкләр.
Әдәби кичәне шагыйрь үзе һәм юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин алып барачак.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган кичәдә Вәзыйх Фатыйхов сүзләренә язылган «Нигә ташлап киттең, әни» дип аталган яңа җырын да халыкка тыңлатачаклар.
Әдәби-музыкаль кичәдә, шагыйрьнең җирле иҗатташ дуслары белән берлектә, популяр эстрада җырчысы Асылъяр һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та чыгыш ясар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз