news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә заманча “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды

Район халкының күптәнге хыялы тормышка ашты- алар хәзер ел дәвамында су спортының барлык төрләре, йөзү белән шөгыльләнә алачак

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Балык Бистәсендә яшәүчеләр күптән көтелгән вакыйганың шаһиты булды. Район үзәгендә заман таләпләренә җавап биргән “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы ишекләрен ачты. Район халкының шатлыгын бүлешергә ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

Балык Бистәсе халкына сәламәт яшәү рәвешен алып барырга ярдәм итүче бу универсаль комплекс төзелеше 2005 елда ук башланган булган. Төзелеш эшләре 4 ел дәвам иткән. Аның генераль подрядчысы –“РАФФ+” ҖЧҖ. Гомуми мәйданы 5335 кв.метр тәшкил иткән бина түбәсе астында спорт залын, көрәш, аэробика, авыр атлетика күнекмәләре уздыру залларын, 16 урынга исәпләнгән буфетны берләштерә. 200 тамашачы урынына исәпләнгән зур спорт залының булуы биредә төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итәргә дә мөмкинлек бирә. Төбәк халкын иң сөендергәне, биредә өлкәннәр һәм балалар өчен ике бассейнның урнашуы булгандыр. Җәен Кама елгасында коенып чыныккан Балык Бистәсе халкы өчен кышын йөзү белән шөгыльләнү өчен моңарчы махсус урын булмаган. Хәзер исә алар ел дәвамында су спортының барлык төрләре, йөзү белән шөгыльләнә алачак.

“Дельфин” балаларны спорт секцияләрендә чыныктыру урыны буларак та уйланылган. Биредә милли көрәш, нәфис гимнастика, тхэквандо, бокс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, шашка, шахмат, баскетбол, волейбол, мини-футбол буенча секцияләр эшләячәк. 4 сменада эшләгәндә (һәрберсе ике сәгатьлек) бу бина 750 гә кадәр кешене кабул итәргә сәләтле. Район халыкының теләге бер: объект озын гомерле, ә бәяләре үтемле булсын.

Комплекс ачылышында балалар һәм үсмерләр йөзү, билбаулы көрәш буенча Президентка үз осталыкларын демонстрацияләде. Яшь көрәшчеләр белән очрашу вакытында республика башлыгы билбаулы көрәшнең,беренче тапкыр буларак, 2013 елгы Казан Универсиадасы программасына кертелеп, дөньякүләм танылу алуын тагын бер ассызыклады.

Комплекс белән танышып чыкканнан соң, ачылыш тантанасында Минтимер Шәймиев район халкын бу вакыйга белән котлап, объектның республикада иң заманча корылмаларның берсе булуын билгеләп үтте. “Ел саен бездә шактый социаль объектлар файдалануга тапшырыла. Соңгы елларда аеруча спорт корлымалары төзелеше активлашты. Заман таләпләренә җавап биргән спорт корылмалары бүген шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да бар. Булмаганнарында алга таба төзиячәкбез. Әгәр үз вакытында республикада газлаштыру уздырылмаган булса, бигрәк тә район-авыл җирләре мондый үсешкә ирешә алмас иде. Газлаштыруны җирдәге җәннәткә тиңләргә мөмкин. Яшәү шартлары яхшырган саен, халыкның ихтыяҗлары да арта бара”, -дип билгеләп үтте Президент.

Республиканың киләчәген билгеләргә тиешле яшь буынның, Президент фикеренчә, бүген конкурентлыкка сәләтле булудан тыш, көчле һәм сәламәт булуы да кирәк. Аларның әйбәт белем һәм тәрбия алуы шарт. Республиканың йөзе булырлык шундый кешеләр Татарстанны тәкъдим итәргә сәләтле, дип саный ул. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Татарстанда талантлы яшьләр күп. Аларның санын арттыру өчен шартларны тагын да яхшыртырга кирәк. Республикада алып барыла торган социаль сәясәт шуңа юнәлгән. “Дельфин” комплексы да шушы сәясәтне гамәлгә ашыруга өлеш кертәчәк. Ачылыш тантанасында “РАФФ+”ҖЧҖ Директорлар Советы рәисе Рәмис Мохтаров бинаның символик ачкычын өметле яшьләрнең берсе, район үзәгендәге 1 нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, милли көрәш буенча 2007 елда Татарстан беренчелеге җиңүчесе Илназ Билаловка тапшырды.

Президент белдерүенчә, бүген спорт халыкларны, илләрне берләштерүче зур көчкә ия. Олимпия уеннары чоры моны тагын да ачыграк дәлилли. Соңгы елларда Татарстанны дөнья аренасында танытуга аның спорт командалары зур өлеш кертә. Өй туе бүләксез булмый. Татарстан Президенты республика башлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы исеменнән “Дельфин” комплексына спорт җиһазлары алуга 200 мең сумлык сертификат тапшырды. Соңыннан Президент район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиевнең эше белән ышанычны аклавын ассызыклап, алга таба бурычларны хәл итүдә уңышлар теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100