news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә үзәк мәчет яңартылды

Үзәк мәчет соңгы ике айда зур үзгәрешләр кичерде.

 (Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Балык Бистәсендә үзәк мәчет яңартылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Мәчет бинасының җәмәгать намаз уку залы капиталь ремонтланды, идән-түшәмнәре, ишекләре яңартылды. Бинаның икенче катында шактый үзгәрешләр булды. 60 кешегә исәпләнгән никах уку залы барлыкка килде. Шунда ук махсус хәләл меню нигезендә бәйрәм табыны әзерлзәү мөмкинлеге дә тудырылды. Мәчетнең керү алды да бик матур итеп үзгәртелде. Идәненә тоташ затлы палас җәелде. Бу исә гает намазлары вакытында килүчеләрне монда да урнаштырырга мөмкинлек тудыра дигән сүз. Мәчет бинасына тышкы яктан төнге утлар куелды. "Бу эшләрнең күпчелеге район эшмәкәрләренең химаячелек ярдәме нигезендә башкарылды", - ди мәчетнең имим хатыйбы Хәмит Идрисов.. Бүгенге көндә мәчеткә дин белемнәре үзләштерү максатыннан 60 якын төрле яшьтәге шәкерт йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot