news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә яшәүче Миңгалиевлар гаиләсе тавыш бирергә бәйрәмчә киенеп килгән

2414 нче номерлы сайлау участогына тавыш бирүчеләр иртәдән үк килә башлаган.

Балык Бистәсендә яшәүче Миңгалиевлар гаиләсе тавыш бирергә бәйрәмчә киенеп килгән
rsloboda-rt.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Авыл офыклары», Гөлназ Зарипова). Балык Бистәсендәге 2414 нче номерлы сайлау участогында шушы сәгатькә кадәр 70 кеше тавыш биргән. Сайлауда районның хөрмәтле кешеләре Мөнир һәм Рәсимә Миңгалиевлар да катнашкан. Бу хакта сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Вафин әйтте. Бу турыда район газетасы яза.

Миңгалиевлар гаиләсе илдә барган мөһим вакыйгалардан беркайчан да читтә калмый, һәрбер сайлау кампаниясендә дә үз фикерләрен белдерә. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бу гаилә тавыш бирүгә бәйрәмчә киенеп һәм яхшы кәефтә килгән, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot