news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә ярма цехы икмәк кабул итә

Арпа, бодай ярмасы Казан, Яр Чаллы, Түбән Новгород калаларына озатылачак

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ). Узган елларда Балык Бистәсе районы икмәк кабул итү предприятиясенә ашлык җитәрлек күләмдә кабул ителмәгәнлектән, ярма эшләү цехы тукталган иде. Бу көннәрдә ул тулы куатенә эшли. Кыска гына вакыт эчендә Рәфис Газин җитәкчелегендәге цех коллективы 30 тоннадан артык продукция җитештергән. Якын көннәрдә алар арпа, бодай ярмасын Түбән Новгород, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә озатачак, дип яза “Авыл офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot