news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә ветеринарлар семинар-киңәшмәсе узды

Аның максаты - мөгезле эре терлекләрне лейкоз вирусыннан сәламәтләндерү эшен активлаштыру.

Балык Бистәсендә ветеринарлар семинар-киңәшмәсе узды
rsloboda-rt.ru

(Балык Бистәсе, 7 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Балык Бистәсе Мәдәният йортында “ Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрне лейкоз авыруыннан сәламәтләндерү” мәсьәләсе буенча зона семинар- киңәшмәсе булып узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның максаты - мөгезле эре терлекләрне лейкоз вирусыннан сәламәтләндерү эшен активлаштыру һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә практик ярдәм күрсәтү.

Киңәшмә эшендә Татарстанның Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Токранов, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot