news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә укытучылар санаторийга китә

Юллама бәясенең 10–20 процентын гына түләргә туры киләчәк

  (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Укучыларның көзге каникул чорында Балык Бистәсе районы мәктәпләреннән 17 укытучы санаторийга ялга китәчәк.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетында әйтүләренә караганда, алар Яшел Үзән, Менделеевск шәһәрләрендә ял итәчәкләр. Аларның әти-әнисе юллама бәясенең 10–20 процентын гына түләячәк. Быел биредә 32 кеше шундый юлламадан файдаланган, дип белдерә “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot