news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә тарихи бизәкле кирпечтән яңа мәчет төзелгән

Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа төзелгән “Әхмәтсафа” мәчетенең тантаналы ачылышы узды.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Бүген Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа төзелгән “Әхмәтсафа” мәчетенең тантаналы ачылышы узды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 

“Мәчетнең һәрбер кирпече үзенчәлекле, ул тарихи бизәкләр булуы белән уникаль. Бина бүгенге стандартларга туры килә торган югары сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Мәчетнең тышкы күренеше халкыбызның борынгы традицияләрен чагылдыра. Шунысы куанычлы, киләчәк буынга без рухи мирас итеп ислам динен саклаучы шундый зиннәтле мәдәният обектларын калдыра алабыз”, – дип белдергән Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Рус Православ чиркәве вәкиле – Отец Владимир һәм Отец Алексей һ.б. катнашты. Әлеге күркәм вакыйгада шулай ук күренекле дин әһелләре, Яңавыл һәм күрше авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр дә бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100