Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә сайлау уңаеннан ярминкәдә алган товарны бушлай илтеп бирәләр
Биредә ашлык, төрле ярмалар, печән, җиләк-җимеш, яшелчәләр, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан килгән әзер бура, агачлар, ярылган утын бар.
(Балык Бистәсе, 18 март, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсендә сайлау уңаеннан ярминкәдә алган товарны бушлай илтеп бирәләр. Биредә ашлык, төрле ярмалар, печән, җиләк-җимеш, яшелчәләр, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан килгән әзер бура, агачлар, ярылган утын бар, дип яза район газетасы.
"Көн буранлы булса да, һәркайда бәйрәм рухы сизелә. Район үзәгендә ярминкә, сату-алу кайный. Анда оешма-предприятиеләр, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, мәктәп коллективлары сатып алучыларга үз товарларын тәкъдим итәләр. Биредә авыл хуҗалыгы продуктлары - ашлык, төрле ярмалар, печән, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан килгән әзер бура, агачлар, ярылган утын бар. Бәяләре дә “кесәгә сукмый”. Товарны сатып алучыларга илтеп бирү дә бушлай. Гомумән, ярминкәнең сайлау көнендә оештырылуы райондашларга үзе бер бәйрәм бүләк итте", диелгән әлеге хәбәрдә.
Балык Бистәсенең сайлау участокларында бик күпләр иртәнге сәгатьләрдә үк Россия Федерациясе Президенты кандидатына үз тавышларын биреп гражданлык бурычларын намус белән үтәргә өлгергән иде инде. Һәркем үз тавышының әһәмиятлеген аңлый һәм сайлауларга зур җаваплылык белән карый. Бу ил язмышына, балаларыбызның киләчәгенә райондашларыбызның битараф булмауларына янә бер дәлил, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз