news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы җиңүчеләре ачыкланды

Укучылар төрле номинацияләр буенча Муса Җәлилнең иҗатын татар һәм рус телләрендә яктырттылар.

(Балык Бистәсе, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Фәрвәз Каюмова). Узган атна ахырында район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда 8 яшькә кадәрге һәм 25 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар төрле номинацияләр буенча Муса Җәлилнең иҗатын татар һәм рус телләрендә яктырттылар.

Иң элек бәйгенең нигезләмәсе белән үзәк китапханәнең методист бүлеге мөдире Галина Гнидина таныштырды.

" Әлеге чараны уздыруның максаты РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру", - диде ул.

Жюри составындагы язучы, шагыйрәләр, тәҗрибәле мөгаллимәләр һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрделәр. Сәнгатьле сөйләм, сайланган әсәрнең конкурс темасына туры килүе, баланың әсәрне тирәнтен аңлап, йөрәге аша уздырып укуы исәпкә алынды.

Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100