news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә кече яшьтәге мәктәп укучыларының танып белү активлыгы турында сөйләшәләр

Конференция программасында рус теле, математика, тирә-юньне өйрәнү, әдәби уку, музыка буенча ачык дәресләр, пленар утырыш каралган

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Иртәгә – 4 мартта республиканың Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларның танып белү активлыгын формалаштыруның психологик-педагогик нигезләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җыенда министрлык вәкилләре, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге белгечләре, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Яр Чаллы педагогика институты укытучылары, Саба, Теләче, Кукмара, Тәтеш районнары, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәре педагоглары катнаша.
Конференция программасында рус теле, математика, тирә-юньне өйрәнү, әдәби уку, музыка буенча ачык дәресләр, пленар утырыш каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot