Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә күпфатирлы йортларның ишегалдын төзекләдерү турында сөйләштеләр
“Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашулар дәвам итә.
(Балык Бистәсе, 28 июль, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Гөлназ Зарипова). Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы үзәгенең Октябрь урамындагы 23Б, 23Г күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу йортларда күбесенчә яшь гаиләләр яши. Аларның иң борчыган мәсьәләсе сабыйларына уйнар өчен балалар мәйданчагы ясау тора. Шулай ук машиналар кую урыны булдыруны да мөһим, дип саныйлар.
“Тәкъдимнәрегезне әйтегез, берничә вариантта булса тагы да яхшырак”, - дип ассызыклады Михаил Сыровацкий. “Бик дулкынландыргыч вакыйга, югалып та калдык. Әлеге тәкъдимнәребез йорт ишагалдының киләчәген хәл итә. Уйлап, тирән фикер йөртеп эшләргә кирәк”, - диеште бу йортта яшәүчеләр.
Яшь категориясенә карап балалар мәйданчыгы, машиналар һәм велосипедлар кую урыны, йорт тирәсен яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту урынынары булдыру турында фикерләр әйтелде әлеге очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз