news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә иң югары уңыш арпадан булган

Һәр гектардан уртача 26 центнер җыеп алынган

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ). Азык-төлек базарында арыш, бодай белән беррәттән, арпага да ихтыяҗ нык артты.

Балык Бистәсе хуҗалыкларында аны быел 13,2 мең гектар мәйданда игеп үстерделәр. Районда иң югары уңыш арпадан чыкты: һәр гектардан уртача 26 центнер җыеп алдылар. Ә менә масловкалылар аннан 44,3, камалылар 36,8, “Зюзино”, “Кульга” хуҗалыклары 30, Ананьев, Бариев, Гобәйдуллин кебек фермерлар 30-32 центнер уңыш алдылар, дип белдерә “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100