Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә “Хәләл” тамгасын үзләре ясап куючы эшмәкәрләр барлыгы ачыкланган
Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов ялган хәләл билгесе белән сату итүчеләрне очраткан.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Балык Бистәсендә “Хәләл” тамгасын үзләре ясап куючы эшмәкәрләр барлыгы ачыкланган. Татарстанда “Хәләл” комитеты рейдларга чыкты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты бүген Балык бистәсе районында тикшерү белән булды. Биредә бары бер генә оешма – ит җитештерүче “Русский мрамор” компаниясе генә “Хәләл” стандартлары комитетыннан сертификат алган. Тикшерү барышында Балык Бистәсе районында “Хәләл” комитеты тарафыннан бирелә торган тамгага охшатып, аны үзләре ясап, әлеге ярлыкны үз товарларына, элмә такталарга, витриналарга элеп куючы намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды, дип яза Нәзарәтнең матбугат хезмәте.
"Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов бүген ялган хәләл билгесе белән сату итүче бер азык-төлек һәм ит кибетендә һәм кафеда булды. Аларга комитетныкына охшатып эшләнгән ялган тамганы кулланмаска һәм, мөселман кануннарына туры китереп эш алып барасы килгән очракта, Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында сертификация узарга тәкъдим ителде", диелгән әлеге хәбәрдә.
“Хәләл” комитеты белгече искәрткәнчә, бары Диния нәзарәтендә сертификация узып кына хәләл кулланучыларның ышанычына ирешергә мөмкин. Хәләл исемен кулланып эшләгән оешмаларның берсендә шәригать тарафыннан тыелган эмульгатор – кармин (Е120) кулланып эшләнгән азык-төлек табылган.
Комитет тарафыннан сертификат алган җитештерүчеләр даими күзәтчелек астында була һәм хәрәм катнашмалар ясап эшләнгән товарлар сатуга кертелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз