Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендәге юл һәлакәтендә имгәнүчеләр саны артты
Сигез кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина катнашында авариядә имгәнүчеләр саны 12 гә җитте. Бер кеше һәлак булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.
«Табиблар барлык кирәкле диагностика һәм дәвалау чараларын уздыра. Сигез кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Авариядә җитди зыян күргән бер кешене хастаханәгә илтү өчен „Ансат“ вертолеты юлланган. Алексеевск Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы аны авиамедицина бригадасына тапшырган. Пациент Республика клиник хастаханәсенә китерелгән», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз