Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсендә футболда иң оста капкачы, һөҗүмчеләрне ачыкладылар
Спортның бу төре елдан- ел популярлаша бара
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсенең җыелма командасы ике мәртәбә Татарстан чемпионы булгач, тагын да күбрәк малайлар футбол түгәрәкләренә язылдылар.
Алдагы атналарда кечерәкләр көч сынашкан булса, узган якшәмбе көнне 1998-1999 елгы үсмерләр арасында мини-футбол буенча сайлап алу ярышлары узды. Футбол кырына барысы сигез команда чыкты.
Әнәс Пулатов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спортмәктәбе командасы беренче урынны яулады. Зур Мәшләктән Илья Сумбае иң яхшы һөҗүмче, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Евгений Костаков иң яхшы капкачы, Никита Столяров иң яхшы уенчы, Котлы Бөкәштән Раил Низамов иң яхшы сакчы булып танылдылар, дип яза районның “Авыл офыклары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз