news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә этләр көтү көтә

Араларында хәтта терьер токымлылар да шактый

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Балык Бистәсенең беренче гимназиясе укучысы шактый кызыклы фотолар алып килгән. Баксаң, утарларында берничә дистәләгән сарык малы тотучы бу гаиләгә Казанда яшәүче дуслары атна саен диярлек токымлы этләре белән кайтып төшәләр икән. Максатлары – этләрне көтү көтәргә өйрәтү. Араларында Бельгия, Австралия, Германия, Шотландия овчаркалары, хәтта терьер токымлылар да шактый. Әлеге “чабаннар” үз эшләрен үтә дә җаваплы башкаралар икән, дип хәбәр итә “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot