news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә “Балык- булсын!” акциясе уздырылды

Бу акция районның балыклы буа-плотиналары булган егермегә якын авыл җирлегендә дә уздырыла.

Балык Бистәсендә “Балык- булсын!” акциясе уздырылды
rsloboda-rt.ru

(Балык Бистәсе, 9 март, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Балык Бистәсендә “Балык- булсын!” акциясе уздырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарстан Республикасы су саклагычларының акваторияләрендә биологик ресурсларның сакланышын тәэмин итү,кышкы чорда балыкларның һәлак булуына юл куймау максатыннан бозда чокырчыклар (лунки) тишү буенча “Балык–булсын! (Рыбе–быть!)» акциясе уздырыла.

Кыш ахырына сулыкларда кислород запасы кими. Бу балыкларның күпләп кырылуына сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да бозны тишеп сулыкларны кислород белән баетырга кирәк.

Балык Бистәсе районда бу мөһим экологик акция “Круг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең (җитәкчесе Юрий Караганов) бригадалары көче белән башкарылды. Балыкчылар Чулманның Подгорная күле районында һәм башка балык күпләп җыела торган урыннарда 500 дән артык чокырчык тишеп, аларга камыш көлтәләре урнаштырдылар.

Бу акция районның балыклы буа-плотиналары булган егермегә якын авыл җирлегендә дә уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot