news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә азык хәзерләү техникасының төзеклеген тикшергәннәр

Күпчелек хуҗалыклар сенаж базларын да чистартып, агартып куйганнар.

Балык Бистәсендә азык хәзерләү техникасының төзеклеген тикшергәннәр
rsloboda-rt.ru/

(Балык Бистәсе, 2 июнь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев).Бу атна башында Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының “яшел урак” ка әзерлекләрен тикшергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комиссия составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, министрлыкның, район идарәсенең җаваплы белгечләре дә кертелгән иде.

Алар беренче чиратта, азык хәзерләү техникасының төзеклеген, азык саклагычларның әзерлеген тикшергән. Сүз уңаеннан, быелгы “яшел урак”та 17 азык җыю комбайны, 58 пресслап җыйгыч, 13 үзйөрешле чапкыч һәм башка техника катнашачак. Алар, нигездә, әзерлек сызыгына куелган инде.

Күпчелек хуҗалыклар сенаж базларын да чистартып, агартып куйганнар. Азык әзерләү техникасының механизатор кадрлар белән тәэмин ителешен,хезмәт шартлары, кызыксындыру чаралары, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмады комиссия.

Гомумән алганда, министрлык вәкилләре тарафыннан район хуҗалыкларының бу җаваплы кампаниягә әзерлеге уңай бәяләнде. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында “Кулон-Агро” иң яхшы әзерлекле дип табылган. Икенче урынга “Кама-Агро” лаек булган. “Масловский”, “ВЗП Балык Бистәсе”хуҗалыклары өченче урынга чыккан.

Крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә “Шәмсетдинов” үрнәк әзерлеге белән куандырды. “Габдриев”, “Абдуллин” хуҗалыкларыда терлек азыгы туплауга ныгытып әзерләнгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100