news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә алдаркараклар пенсионерларның 6-9 мең сум акчаларын үзләштергән

Алар газ хезмәте яки Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре булып, янгын чыгуны кисәтү приборлары, газ датчиклары урнаштырырга тәкъдим итә.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсендә берничә пенсионер алдаркараклар корбаны булган. Бу хакта "Авыл офыклары" газетасы хәбәр итә. 
 
Мошенниклар Чистай шәһәренең газ хезмәте яки Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре булып гражданнарның өйләрендә янгын чыгуны кисәтү приборлары һәм газ датчиклары урнаштырырга тәкъдим итә. Алар бу приборларны монтажлау өчен 1,5 мең сумнан 3000 сумга кадәр акча сорый. 
 
Әгәр датчиклар куелмаса киләчәктә аларны админстратив штрафка тартачаклар дип куркыталар. Хәзер приборлар акция буенча ярты бәягә урнаштырыла. Ә акциягә кадәр 3000 нән алып 6000 сумга кадәр торган дип алдаша. 
 
Бу мошенниклар, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанучанлыгыннан файдалана. Балык Бистәсе районында берничә пенсионер шул алдаркаракларга 6-9 мең сумга датчиклар куйдырганнар да инде.
 
Чынлыкта  автоном янгын кисәтү приборының бәясе 350 сумнан 550 сумга кадәр. Мондый датчикларны теләсә кайсы махсуслашкан кибеттә сатып алырга мөмкин. Ә урнаштыру өчен ике шөреп яки скотч та җитә. 
 
Районара күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, янгынга каршы хезмәт белгечләре һәрвакыт формалы киемдә булалар һәм гражданнарга мөрәҗәгать иткәндә таныклыкларын күрсәтәләр. Моннан тыш алар берәр төрле җиһаз, шул исәптән янгынга каршы приборлар сату белән шөгыльләнми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100