news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә 1 мең сум штраф түләүдән баш тарткан ханым 150 мең түләргә тиеш

Район суды шул хакта карар чыгарган

 (Казан, 21 май, “Татар-информ). Балык Бистәсе районы суд приставлары хезмәткәрләренең сүзенә караганда, бик күпләр штраф түләүне артык мәшәкатькә санап, бу таләпләрне үтәми.

Шушы көннәрдә генә район үзәгендә яшәүче бер ханым, 1 мең сум күләмендә салынган штрафын түләүдән баш тарткан өчен, район судында хөкем ителде. Хәзер аңа түләүдән качып йөргән өчен 150 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә районның “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100