news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе Үзәк хастаханәсе табиблары Татарстан Хөкүмәте гранты буенча фатир алды

Йорт Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү программасы кысаларында табибларның торак шартларын яхшырту өчен төзелгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Балык Бистәсендә ике фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар. Анда Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе табиблары яшәячәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йорт Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү программасы кысаларында табибларның торак шартларын яхшырту өчен төзелгән. Яңа фатир ачкычларын табиб-хирург һәм табиб-анестезиолог гаиләләре алды.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, грантны Татарстанның сәламәтлек саклау дәүләт учреждениесенә эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр, клиник лаборатория диагностикасы табиблары алырга мөмкин.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100