news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе Ямаш укучылары ветераннарга булышып яши

Туган көне белән котлап, җырлар да җырлаганнар хәтта

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районының Ямаш мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына игътибарны киметми.

Бүген авылда ике сугыш ветераны яши икән. Шушы көннәрдә генә мәктәп коллективы сугыш ветераны Мирзахан ага Әхмәтовны туган көне белән тәбрикләгән. Аңа күп кенә чәчәкләр, укучылар куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырганнар. Ветеран хөрмәтенә җырлар башкарганнар, дип яза “Авыл офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot