news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе Солтан авылында Гашыйклар көненә багышланган кичә үтте

Кичәдә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләр һәм кызлар өчен төрле уеннар оештырдылар.

(Балык Бистәсе, 13 февраль, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсе районының Олы Солтан китапханәсе һәм мәдәният йортында «Мәхәббәт һәм дуслык» темасына Гашыйклар көненә багышланган чара үткәрелде, дип яза районның "Авыл офыклары" газетасы.

Кичәдә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләр һәм кызлар өчен төрле уеннар оештырдылар, викторинада үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар таптылар. Кичә дискотека белән бергә үрелеп барды һәм бик күңелле узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot