news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районының яшь фермеры бал кортлары һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнә башлады

Искәндәр Зәйнуллин умарталарның санын 250 гә җиткерергә ниятли

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Балык Бистәсе районы яшь фермеры Искәндәр Зәйнуллин бал кортлары һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Киләчәктә ул умарталарның санын 250 гә җиткерергә ниятли. Бер үк вакытта ул сарыкчылык белән шөгыльләнергә карар кылды.
Хәзерге вакытта Искәндәр Зәйнуллин җир алырга өметләнә. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ул әнә шул хакта сөйләде. 22 яшьлек И.Зәйнуллин Казан югары артиллерия команда училищесын тәмамлаган. Әмма аңа үз язмышын армия белән бәйләргә насыйп булмый һәм ул үзенең туган авылына кайта. Узган елның җәендә ул фермер булды. Аның әлегә 40 баш умартасы бар.
Шуңа бәйле рәвештә И.Зәйнуллин җир алырга булган, ул аңа терлек азыгы әзерләү өчен кирәк. Бал кортлары өчен ул баллы үләннәр чәчәргә ниятли. Яшь фермер үзенең әти-әниләре һәм кайбер туганнарының җир пайларын алырга планлаштыра. Бу – барлыгы 18 гектарга якын җир. Әмма җирле хакимиятләр аңа җир кишәрлекләрен авылдан еракта бирә, бу авыл эшкуарының эшендә билгеле бер кыенлыклар тудыра. Шушы көннәрдә ул Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә үтенеч белән мөрәҗәгать итте. ТР фермерлары лидеры Камияр Байтимеров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, әлеге бу мәсьәлә зур кыенлык белән хәл ителә. Әмма ТР фермерлары хәлләренә керерләр һәм пай җирләрен кабул итәрлек шартларда бирерләр дип өметләнә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100